6 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Үзәк банкта зыян күргән банкноталарны алыштыру мөмкинлеге турында сөйләделәр
Зыян күргән банкноталарны ялган билгеләре булмаса һәм башлангыч мәйданның кимендә 55 проценты саклап калынса, алмаштырырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости Россия Банкының Үзәк федераль округы буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».
-
Интервью
Вил Усманов: «Күңел яшь әле»
«Нинди гүзәл, матур минем халкым! Сәхнәләргә килеп чыга балкып...» Наил Касыймов сүзләренә Вил Усманов көй язган «Халкым» җыры милләтебезне берләштерә, горурлык хисе уята торган популяр җырга әверелде.
-
МӨҺИМ
Акча янчыгын ни көтә: 1 октябрьдән ил күләмендә, шул исәптән Татарстанда да тарифлар артты
Ай башы икәне әллә каян сизелә – узган айда тоткан коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Сөенеп түләгез: октябрьдә «иске» тарифлар буенча исәп-хисап ясалган счет-фактура кәгазьләре килә әле. Утка, суга бәяләр 1 октябрьдән индексацияләнде. Димәк, яңача исәпләнгән түләү кәгазьләре ноябрьдә генә киләчәк. Соңгысына җылылык өчен түләү дә өстәләчәк. Акча янчыгын ни көтә?
-
Яңалыклар
10 һәм 11 октябрьдә Казанның кайбер үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә
«Казан милли ярыммарафоны» җиңел атлетика буенча бөтенроссия ярышларына әзерләнү һәм аны уздыру вакытында – 10 һәм 11 октябрьдә Казанның кайбер үзәк урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә һәм машиналар кую тыела.